Авыз ачуга җиңелчә ризыклар әзерләгез: салатлар, кайнар чәй, хөрмә. Кинәт кенә күп итеп ашап куймагыз.Авыз ачканда 1-2 стакан җылы су эчәргә кирәк. Ул ашкайнатуны эшләтеп җибәрә. Авыз ачканнан алып тәравих намазы ахырына кадәр 1,2-2 литр су эчәргә. Аның 300-500 миллиграммы минераль су булсын, әйрән, кефир, кымыз да ярый. С, В төркеме витаминнары, ферментлар һәм магний эчәргә киңәш ителә.Авыз ачканда салкын су эчәргә ярамый. Ашказаныбыз аңа җайлашмаган. Салкын су эчкән саен ашказаныбызга стресс була: кан тамырлары кысыла, ашкайнату барышы акрыная. Ә витаминнар һәм минераллар, аксымнар нәкъ менә ашказанында үзләштерүгә әзерләнә. Ашказаны исә сәламәтлегебезнең нигезе булып тора.Ифтар догасы.Авыз ачканнан соң: “Әллааһүммә ләкә сумтү вә бикә әмәнтү вә галәйкә тәвәккәлтү вә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффәәру мә каддәмтү вә мәә әххартү” (“Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризыгың белән авыз ачам. Әй гөнаһларымны гафу и
