Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Балалар модульле лагерьларда ял итәчәк

Башкортстанда 1 марттан шәһәр читендәге балалар лагерьлары территорияләрендә модульләр төзү буенча эш башланды. Бу хакта Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сөйләде. Билгеле булуынча, агымдагы елның гыйнварында республика конкурсны уңышлы узды һәм шәһәр читендәге стационар лагерьларда капиталь булмаган объектлар (тиз төзелә торган конструкцияләр) булдыру өчен субсидия бүлеп бирү буенча федераль проектта җиңүче 15 төбәк арасына керде."Республиканың федераль проектта катнашуы нәтиҗәсендә шәһәр читендәге стационар лагерьларның гомуми сыйдырышлылыгы 300 урынга артачак. 25 майга барлык алты модуль дә быел җәйне үк балаларны кабул итәргә әзер булачак”, - дип ассызыклады Айбулат Хаҗин, республика киләчәктә дә шундый федераль проектта катнашырга планлаштыра, дип билгеләп үтте. Министр билгеләвенчә, Башкортстан Республикасының берләштерелгән бюджеты агымдагы елның сәламәтләндерү кампаниясен 2,5 миллард сумнан артык күләмдә финанслауны күздә тота. Быел шәһәр читендәге стационар лагерьларда бер карават-көннең бәясе 1045 сум тәшкил итәчәк.Ул шулай ук 2023 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында, узган елдагы кебек үк, Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан балалар ялы оештырылачагын да өстәде. Гомумән алганда, бу җәйдә Башкортстанга ким дигәндә 1500 бала ял итәргә киләчәк. Исегезгә төшерәбез, бу җәйдә Башкортстанда балаларның ялын оештыру һәм аларны сәламәтләндерү буенча 1 663 оешма эшләячәк. Беренчел мәгълүматлар буенча, аларда 494,8 меңнән артык бала ял итәчәк. Алда торган сәламәтләндерү кампаниясенең төп темасы — тәрбия өлкәсе. Республиканың барлык лагерьлары балаларның хәвефсез һәм сыйфатлы ялын, шулай ук сәләтле балалар белән эшләүне тәэмин итүче тәрбия программалары эшли. Русия Мәгариф министрлыгы тәкъдимнәре буенча лагерьларның тәрбия программалары җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында чараларны оештыруга бердәм алымнарны исәпкә алып төзелгән: Ватан, гаилә, дуслык, хезмәт, шәфкатьлелек. Шулай ук программаларга Бердәм гамәлләр көннәре кертелгән. Фото: bashinform.ru

С подпиской рекламы не будет

Подключите Дзен Про за 159 ₽ в месяц