Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Су басуга әзерләнәбез

Иң начар сценарий буенча, су басу чорында 42 муниципалитетта 257 торак пункт, 80 меңнән артык кеше яшәгән 20 меңнән артык торак йорт су басу ихтималы зонасына эләгергә мөмкин. Бу хакта Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсе вакытында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы Марат Латыйпов хәбәр итте.Ул билгеләп үтүенчә, куркыныч тудыручы һәм социаль әһәмияткә ия объектлар, шулай ук терлекләр каберлекләре, агулы химикатлар складлары, сәнәгать калдыклары тупланмалары су басу зонасына эләкми. Эвакуацияләү мөмкинлеге булган очракта 60 меңнән артык кеше сыйдырышлы 374 вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнгән.Ведомство контролендә - 20 муниципалитеттагы 47 тыгынлы участок, тыгыннар барлыкка килү куркынычын киметү өчен бозны шартлатулар үткәрелә. Шартлату эшләре республиканың алты районында башкарылган. Муниципалитетлар Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча эш планнарын актуальләштерә, шул ук вакытта 15 муниципаль берәмлек үз планнарын әле эшләмәгән.Фото: башинформ