Бизнес-миссия Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан экспортны яклау үзәге белән берлектә оештырылды. Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.- Чит ил бизнес-миссияләре һәм күргәзмә-ярминкә чаралары нәтиҗәле инструмент булып тора, ул компанияләргә яңа эшлекле элемтәләр булдырырга, партнерлар табарга һәм төяп озату географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирә. Башкортстан делегациясенең эш сәфәре кысаларында безнең республика компаниясе 100 млн сумнан артык экспорт контрактлары төзеде. Якын айларда без бу сәфәр нәтиҗәләре буенча яңа контрактлар төзүне көтәбез, - дип билгеләде Маргарита Болычева.Фото: pravitelstvorb.ru