Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Яшьләр белемен тагын да камилләштерә алачак

"Яшь буын өчен Евразия фәнни-мәгариф үзәге югары уку йортларының белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтте. УДНТУ Саклык банкы мәгариф индустриясе үзәге белән берлектә, стратегик партнерлык турында килешү төзеде. Хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше IТ-юнәлеш буенча уртак магистрлык программасын булдыру булачак. Партнерлык онлайн-укытуның заманча технологияләрен кертергә һәм үстерергә ярдәм итәчәк, шул ук вакытта вариативлыкны, персональләштерүне һәм иң мөһиме белем бирү программаларының һәркем файдалана алырлык булуын саклаячак. Университет һөнәри белемнәрне тиз һәм сыйфатлы итеп тапшыру яклы. Уку Саклык инфраструктурасын кулланып үтәчәк, ә эчтәлек белән тулыландыру УДНТУ ресурслары исәбенә башкарылачак. Ә яңа программа буенча укучы студентларга күбрәк компетенцияләр үзләштерергә һәм кирәкле белгечләр булырга телим", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республка Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.