Агымдагы елның февралендә 34 яшьлек Екатеринадан 10 яшьлек улын тартып алганнар. Малай ач тора һәм хәтта кайвакыт, әнисе ир-атлар белән алкоголь эчкәндә, тәмләткечләр белән генә туклана. Бервакыт ул улын притонда оныткан, малайны приютка алып киткәннәр. Балигъ булмаган баланың тәнендә җәрәхәтләр булган. Екатеринаның дүрт баласын, ике өлкәнен - 2012 елда опека органнары, ә иң кечесен – 6 яшьлек улын - элекке каенанасы үзенә ала. Күршеләре әйтүенчә, 10 яшьлек бала төнлә подъездда ялгыз утыра, чөнки өйдә беркем дә юк. Игелекле хатыннар малайны ашата, ә ул аларга еш кына коры тәмләткечләр белән туклануын, ә өйдә башка бернәрсә дә булмавын әйтә. "Малай һәрвакыт берүзе, ач иде. Аның башында яра, баланы даими рәвештә кыйныйлар", – ди Екатеринаның күршеләре. Екатерина үзе федераль телеканалның «За гранью» ток-шоу эфирында ире белән аерылышу аны авыр хәсрәткә салуын әйтте, шуңа күрә ул еш эчә башлаган. Екатерина үз балаларын бик ярата, шуңа күрә улларын кире кайтару өчен барысын да эшләргә әз