Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Мужик кеше мескенләнеп йөрергә тиеш түгел!"

- Кайчандыр син: «Дусларыма чакыру билеты биргәнем юк», – дип әйткән идең, - дигән сорауга бервакыт Фирдүс Тямаев болай җавап биргән:– Дөрес, мин бер дустыма да концертыма чакыру билеты биргәнем юк. Кем мине хөрмәт итә, ул сатып ала. Мин бит бер генә дусның да кибетенә кереп, бушка әйбер сорамыйм, чөнки ул аның ипие икәнен беләм. Ул да кибет тоткан өчен түли, гаиләсен ашата. Шулай да концертымны күрергә теләүчеләр арасында күпбалалы, акчага мохтаҗ, авыру кешеләр булса, аларны бушка кертәм. Ә кесә тулы акчасы була торып, концертка билет сорап, мескенләнеп йөргән кешеләрне яратмыйм. Мужик кеше мескенләнеп йөрергә тиеш түгел. Ул акча эшләргә, гаиләсен матди яктан тәэмин итәргә тиеш. Шәхсән үзем, нинди генә эштә эшләсәм дә, югалып калмас идем, дип уйлыйм. Мин профессионал массаж ясаучы да, электрик та булдым, автосервиста да эшләдем. Ә диванда телефонда уйнап яткан ир-атларны яратмыйм. Шуңа күрә төркемдә дә бу яктан катгый тәртип куелган. Аракы эчкән, гаиләләре була торып, кызлар-егетләр белән танышкан кешеләргә минем төркемдә урын юк. Чып-чын мужиклар җавабы! Фото: intertat.tatar