Бөтен дөньяга билгеле, курку белмәс, батыр йөрәкле якташыбыз, "чакматаш" Рөстәм Нәбиев алар турында болай язган иде.Рида апа - әни"Апа гомере буе мәктәптә идән юучы булып эшләде. Эш бик авыр булса да, хезмәт хакы түбән. Ул 25 ел эшләү дәверендә иң күбе 6 мең сум акча алды. Ә без гаиләдә 4 бала. Безне киендерергә, ашатырга, мәктәпкә әзерләргә кирәк. Мин бу акчага ничек яшәвебезне күз алдына да китерә алмыйм, әмма безгә һәрвакыт җитте.Безнең хуҗалык зур иде. Нигездә, авылда терлексез яшәү авыр. Сөт һәм каймактан тыш, терлек акча да китерде, чөнки төп табыш нәкъ менә ит сатудан килде. Сыерлар көтүлектән кайткач, апа аларны утырып сава, бу бик озак вакытны ала иде. Чөнки безнең 4 сыерыбыз булды. Ә без кечкенә песи балалары кебек эскәмиядә утырып, йоклар алдыннан сөт эчәргә үз өлешебезне көттек.Ни өченлеген белмим, әмма мунчаны якшәмбе генә яктык. Апабыз безне һәрчак кулларына күтәреп алып барды, өстәвенә, беребезне генә түгел, берьюлы ике баласын күтәрде. Беркайчан да миңа авыр димәде.Ул -