Утырышның башында инвестиция комитеты әгъзалары Аскын районында рапс һәм ашлык культураларын эшкәртү буенча «Олеокемикс» җәмгыяте проектын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, 2023 елның мартында компаниянең җитештерү мәйданчыгына сәфәре нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгы «Олеокемикс» җитәкчелеген киңәшмәгә проектның икенче чиратын хуплау чараларын эшләү өчен чакырды.Компания директоры Руслан Саматов утырышта алга таба үсеш өчен элеватор төзергә кирәклеген әйтте. Бу рапс эшкәртү тирәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.- Үсешсез авыл хуҗалыгы инфраструктурасы Аскын районы агросәнәгать комплексын тоткарлый. Элеваторны эшләтеп җибәрү муниципалитет аграрийларына агрокультуралар җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк, – дип аңлатты Руслан Саматов. - Якын арада төзелеш мәйданчыгында әзерлек эшләрен башлаячакбыз.Башкортстан Башлыгы башлангычны компаниянең яңа проекты буларак рәсмиләштерергә тәкъдим итте.Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/163941.htmlФото: Башкортстан Башлыгы