Көн тәртибендә - мәгълүматны яклау өлкәсендәге законнар таләпләрен үтәү, кадрлар потенциалын үстерү, шулай ук дәүләт власте органнарында һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә критик мәгълүмати инфраструктурасының сакланышын тәэмин итү. - Дәүләт мәгълүмат ресурсларын, критик инфраструктураны яклау стратегик бурыч булып тора. Асылда, дәүләт иминлеге мәсьәләсе, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бу эшне Башкортстанда мәгълүматны яклау буенча төбәк Советы координацияли. Шулай ук бу бурычларны республика белән идарә итү үзәге дә уңышлы хәл итә. Ул башкарма власть органнары һәм урындагы үзидарә органнары арасында үзара хезмәттәшлекне оештыра, барлык мәгълүмат агымнарын туплый. Аның эш принцибы - аерым проблемаларны төгәл хәл итүдән комплекслы якын килүгә күчү. Республика белән идарә итү үзәге безгә төбәк перспективаларын стратегик күзаллау төзергә ярдәм итә. Төп докладлар белән Идел буе федераль округы буенча Техник һәм экспорт контроле буенча федераль хезмәт җитәкчесе Павел Максяков һ