Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Хәйрия кичәсенә кушыл!

Барлык акчалар 30 үзенчәлекле бала өчен җәйге каникулларда 6 инклюзив балалар сменасын оештыруга юнәлтеләчәк.Бу дата очраклы сайланмаган, чөнки бу көнне Русиядә меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелә. Ел саен "Ломая барьеры" бөтен республикадан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 500дән артык балага ярдәм итә. Сайт эшли: ломаябарьеры.рф."Без үз эшчәнлегебездә инвалид балалар проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүнең төрле форматларын кулланабыз һәм финанслауның төрле чыганакларын эзлибез, чөнки үзәктәге барлык шөгыльләр үзенчәлекле балалар өчен бушлай. Кызганычка каршы, тәрбияләнүчеләребезнең барысының да җәмгыятькә тулысынча кушылырга мөмкинлекләре юк, аларны гадәти балалар лагерьларына алмыйлар, шуңа күрә мондый балалар өчен инклюзив балалар сменалары оештырабыз", - ди Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы, үзәк директоры Алина Хәбирова.Чарага керү чакыру буенча, 19.00 сәгатьтә башлана. Чакыруны алу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/642c5

Барлык акчалар 30 үзенчәлекле бала өчен җәйге каникулларда 6 инклюзив балалар сменасын оештыруга юнәлтеләчәк.Бу дата очраклы сайланмаган, чөнки бу көнне Русиядә меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелә. Ел саен "Ломая барьеры" бөтен республикадан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 500дән артык балага ярдәм итә. Сайт эшли: ломаябарьеры.рф."Без үз эшчәнлегебездә инвалид балалар проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүнең төрле форматларын кулланабыз һәм финанслауның төрле чыганакларын эзлибез, чөнки үзәктәге барлык шөгыльләр үзенчәлекле балалар өчен бушлай. Кызганычка каршы, тәрбияләнүчеләребезнең барысының да җәмгыятькә тулысынча кушылырга мөмкинлекләре юк, аларны гадәти балалар лагерьларына алмыйлар, шуңа күрә мондый балалар өчен инклюзив балалар сменалары оештырабыз", - ди Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы, үзәк директоры Алина Хәбирова.Чарага керү чакыру буенча, 19.00 сәгатьтә башлана. Чакыруны алу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/642c5581068ff0064b140a53/Сораулар булса 8-917-741-80-69 ( Алинә Хәбирова) мөрәҗәгать итәргә.Фото: Башинформ