Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдиновның гаилә тормышы социаль челтәрдә еш яктыртыла. Кемдер укып бара мондый язмаларны, кемдер: "Нигә кирәк бу яңалык, башка язар нәстәкәй калмады мени?!" - димичә генә узып китә.- Ой, бүген мин нык стресс кичердем, - дип язган тагын Гөлназ, - Сөйлим хәзер. Динә өстенә кайнар чәй түкте. Бу хәл болайрак булды. Мин юынырга кереп киткән идем. Әкрен генә юынам, җыр тыңлыйм һәм кинәт тавыш – «бабах»! Вилдан кычкырып җибәрде, аннары Динә. Нәрсә булды соң инде, дим. Чыкса-а-ам... Аны күрергә кирәк иде. Динә аякларына, эченә чәй түккән... Хәзер барысы да әйбәт кебек инде. Кирәкле мазьларны сөрттек. Бик курыктым. Башым авырта башлады, әле хәзер дә авырта. Үзегез күрәсез инде минем нинди хәлдә икәнне. Динәне хәзер йоклаттым. Вилдан гомергә телефоннан эшли, менә нәтиҗәсе. Сүктем үзен эт урынына.Андрей Малахов көн саен диярлек: "Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз", - ди әнә. Дөрес инде.