Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Тормыш сыйфатын яхшыртуга - 28 миллиард сум

- Торак-коммуналь хуҗалыкка якынча 28 миллиард сум бюджет акчасы салынды. Бу - соңгы ун елда иң зур сумма. Дүрт ел эчендә 560 җәмәгать киңлеге төзекләндерелде. Узган елда гына да 45 парк һәм сквер, 17 яр буе, 7 мәйдан, 15 җәяүлеләр зонасы һәм аллеясе тәртипкә китерелде. Бу максатларга 2 миллиард сумга якын акча җәлеп ителде, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында җәлеп ителгән акчалар күләме буенча былтыр Башкортстан, Мәскәү һәм Свердловск өлкәләреннән кала, 3нче урынны били.Соңгы берничә елда республикада, чыннан да, күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. Күп еллар дәвамында яңартылмаган җәмәгать территорияләрен тәртипкә китерәләр. Эшләр йорт яны территорияләрен төзекләндерү, бина фасадларын ремонтлау, юл япмасын яңарту белән синхронлаштырыла.- Минемчә, без инде җәмәгать киңлекләрен яңарту нәтиҗәсенә ирешә алдык. Бу хакта төзекләндерү өчен җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча тавыш бирүдә халыкның актив катнашуы, программаларда катнашу теләге дәлилли. Без алга таба барырга ниятлибез, һәм безнең төбәк Русиядә иң уңайлы төбәк булсын өчен эшлибез, – диде торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасын башкаручы Ирина Голованова.Моннан тыш, республика кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында актив катнаша. 2019 елдан башлап 27 проект конкурста җиңү яулады. Һәм, нәтиҗәдә, республиканың 14 шәһәрендә уңайлы шәһәр мохите булдырылды. Бу - аларның гомум санының 67 проценты, бу Русия буенча уртача күрсәткечтән югарырак, ул 44 процент тәшкил итә.