2022 елда ресурслар күп таләп итүче масштаблы проектны гамәлгә ашыру башланды. Аның кысаларында башкаланың Көньяк керү урынында урам-юл челтәрен реконструкцияләү буенча эшләр алып барыла, шулай ук зур сыйдырышлы автобуслар сатып алынган.- "Көньяк капка" проекты кысаларында инвестицияләр күләме 16 млрд сумнан артып китә. Ул Пугачев урамын реконструкцияләүне һәм Генерал Рыленко урамын транспорт чишелеше белән бергә төзүне күздә тота. Әлеге объектларны 2024 елда кертү планлаштырыла, - ди БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. - Моннан тыш, әлеге чаралар Уфага нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган объектлар исемлегенә кертелгән.Быел Уфаның Көньяк урау юлын һәм Кузнецов затонындагы күпер аша чыгуны проектлауны тәмамлау планлаштырыла. Инвестицияләр күләме 38 млрд сумга якын тәшкил итәчәк.2023 елда Зининода транспорт развязкасы төзелеше дәвам итәчәк. Әлеге объектта М-5 Урал автоюлындагы транспорт чишелешен Нагаев шоссесына тоташуга кадәр автомобиль юлы төзелә, җир япмасын