- Безнең максат - каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасын гамәлгә ашыру буенча лидер булу. 2019 елга кадәр торак пунктларның өчтән бере, гомумән, калдыкларны даими рәвештә алып китү белән колачланган булмаган. Хәзер республикада - 25,5 мең җиһазландырылган мәйданчык һәм 73 меңнән артык контейнер. Бу реформа башлануга караганда өч тапкырга күбрәк, - дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.Бу вакыт эчендә республикада каты коммуналь калдыклар чыгаруны тәэмин итү, хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын мониторинглау системасын гамәлгә кертү, барлык шәһәр округларында һәм муниципаль районнарда аерым җыемнар кертү мөмкин булды. Әйтик, 2022 елда 3 139 контейнер мәйданчыгы төзекләндерелгән, 18 212 контейнер сатып алынган, шул исәптән калдыкларны аерым туплау өчен 11 620 контейнер.- Узган ел без калдыкларны аерып җыю өчен контейнерлар сатып алуга максималь субсидия алдык - 170 млн. сум. Бүген барлык муниципалитетларда 17 меңнән артык контейнер урнаштырылган, - дип сөйләде Андрей Назаров.Фото: pravitelstvorb.ru
"Башкортстан реформаны гамәлгә ашыру буенча лидер булырга тиеш"
6 апреля 20236 апр 2023
~1 мин