Уфада 5 апрель кичендә Лесозаводская урамындагы 2/1 йорт каршында билгесез автомашина руле артындагы водитель ишегалды территориясе буенча барганда, кечкенә җәяүлене бәрдерә. Билгесез кеше 6 яшьлек кызга ярдәм итми, юл-транспорт һәлакәте булган урыннан качып китә.Балага медицина ярдәме кирәк булган. Аның уң аягы зыян күргән, табиблар медицина ярдәме күрсәткәч, ул өенә җибәрелгән."Әлеге вакыйганың шаһиты булган яки нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемне битараф калмаска һәм вакыйганың барлык шартларын ачыклауда ярдәм күрсәтүне сорыйбыз. Шалтырату өчен телефоннар: 237-02-02, 8-987-47-38-111", диелә Уфа буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.Фото: "Башинформ" агентлыгы