Чараны Стратегик башлангычлар агентлыгы (АСИ) һәм «Росконгресс» фонды оештыра. Форумның төп максаты - Русия суверенитетын ныгытуга һәм милли максатларга ирешүгә зур өлеш кертәчәк башлангычларны һәм проектларны гамәлгә ашыруны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Идеяләр җыю 6 юнәлеш буенча башкарыла: милли социаль башлангыч, милли технологик башлангыч, милли кадрлар башлангычы, милли экологик башлангыч, эшкуарлык, санлы сервислар. Гаризалар кабул итү 2023 елның 26 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Төбәк этабында Башкортстан Республикасы 1000 идея җыюны җитди бурыч итеп куйды. Бу хакта «Россия» медиаүзәгендә узган матбугат конференциясендә Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде. - Идеяләр эзләү, үз-үзеңне танытачак, алар өчен башлангыч үсеш нокталары булачак проектлар эзләү бүген федераль дәрәҗәдә хуплана. Бүген Башкортстанда күп кенә үсеш юнәлешләре гамәлгә ашырыла. Федераль форум идеясеннән файдаланып, республика иҗади
