Уфада “Мәгарифтә күтәрелеш! " республика мәктәп белем бирү форумы эшен башлады. Чара 6-7 апрельдә “Торатау” Конгресс-холлында узачак һәм ул бу юлы Педагог һәм остаз елына багышлана. Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр иткәнчә, форумда укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны күп сюрпризлар көтә. "Педагог һәм остаз елында безнең төп бурычыбыз — педагог һөнәрен популярлаштыру. Әлбәттә, беренче чиратта, педагог һөнәренең үсеше, модернизациясе һәм перспективалары, кадрлар дефициты мәсьәләләре буенча фикер алышачакбыз. Мәктәпләрнең матди базасын ныгытуга, укытучыларга, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү педагогларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектлар каралачак. Шулай ук уңышлы методик тәҗрибәләр белән уртаклашырга тырышачакбыз", — диде Айбулат Хаҗин. Форумның беренче көне кысаларында сигез дискуссия мәйданчыгы планлаштырылган, чарада катнашучылар сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү, педагогларны аттестацияләү системасына үзгәрешләр кертү, яңа белем бирү программалары һәм мәк