2019 елдан Башкортстанда 48 яңа балалар бакчасы ачылды. Алар 7,5 меңгә якын баланы урын белән тәэмин итә. Бу хакта “Мәгарифтә күтәрелеш!" форумының заманча мәктәпкәчә белем бирү үсешенә багышланган дискуссия мәйданчыгында мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Алина Галина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүген республикада 220 мең бала мәктәпкәчә белем алуга җәлеп ителгән, шул исәптән 2 айдан 3 яшькә кадәрге 38 мең бала. “Башкортстан беренчеләрдән булып Русия Президенты программасын вакытыннан алда үтәде, өч яшькә кадәрге балаларга мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлеген тәэмин итте. Бүгенге көндә барлык мәктәпкәчә яшьтәге балалар теләгән көнгә чират буенча балалар бакчасында урын ала. Урыннар җитмәү проблемасын хәл итәргә уникаль проект ярдәм итте, аның кысаларында дәүләт балалар бакчасында урын алмаган өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр шәхси оешмаларга бару өчен алты мең сумлык сертификаттан файдалана ала. Өч ел эчендә бу мөмкинлектән биш меңнән артык гаилә файдаланган. Республика тәҗрибәсе илдә иң яхшысы дип танылды һәм башка төбәкләрдә дә таратыла”, — дип сөйләде спикер. Алина Галина билгеләп үткәнчә, әлеге проект Президент программасын вакытыннан алда хәл итәргә генә түгел, ә мәктәпкәчә белем бирүнең дәүләтнеке булмаган секторын үстерүгә дә җитди этәргеч биргән. Мәсәлән, бүгенге көндә республикада 56 шәхси балалар бакчасы эшли, аларда 5 меңнән артык бала тәрбияләнә. Билгеле булуынча , Уфада “Мәгарифтә күтәрелеш!” форумы бара, анда бу һәм башка сораулар карала. Динар Кәлимуллин фотосы.