Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Фиданныкы менә шундый!

Уфа егете Фидан Гарифуллин сәяхәтләр өчен йомырка формасында гадәти булмаган прицеп-автоойорт төзегән.- Идея төнге 3-4 сәгатьтә туды: йоклый алмый ятканда базарда тәкъдим ителгән тәгәрмәчле йортларның барысы да ниндидер квадрат һәм җайсыз дигән уй килде. Йомырка! Менә минем машина тагылмасы нинди формада булырга тиеш! - ди Фидан.750 килограмм авырлыктагы прицеп-йортны эләктереп, теләсә кем йөри ала, бу категорияле транспорт белән идарә итү өчен өстәмә имтиханнар таләп ителми.Фидан гадәти булмаган идеясен тормышка ашыруга 400 мең сум тотынган. Эшнең төп өлеше инде тәмамланган, эчке бизәү, җиһазлар һәм көнкүреш әйберләрен сатып алу калган.ЮХХДИ мәсьәләсе әлегә ачык кала, мондый техниканы тикшерү белән дәүләт аккредитациясе булган махсус оешмалар шөгыльләнә.- Барысы да яхшы булыр дип ышанам, - ди ул бу хакта.Йомырка эчендәге сары кебек яшисең, дип, менә шундый тагылма йорттагыларга әйтәләрдер ул. Аз гына булса да шулай яшәп карарга иде!