Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проект беренче укуны былтыр ноябрьдә узган һәм закон редакциясе кабул ителгән вакытка тагын берничә җинаять белән тулыландырылган иде, алар буенча зыянны каплау белән бәйле рәвештә җинаять җаваплылыгыннан азат итү мөмкин."Президент берничә тапкыр Русия бизнесына җинаять-хокукый йөкләнешне киметү кирәклеген ассызыклады. Закон проектының максаты - икътисади җинаятьләр өлкәсендә законнарны гуманлаштыру. Закон проекты өстендә эшләү барышында без җинаятьләр исемлеген шактый киңәйттек, һәм хәзер ул шактый зур», - дип ассызыклый Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина.Парламентарий сүзләренчә, әлеге исемлеккә авторлык һәм чиктәш хокукларны бозу (зур һәм аеруча зур күләмдә); алдау яки ышанычтан усал нияттә файдалану юлы белән милеккә зыян китерү (аеруча зур зыян); законсыз эшкуарлык (аеруча зур күләмдә); законсыз банк эшчәнлеге (аеруча зур