Узган елда беренче тапкыр Башкортстан дәүләт колледжларының укытучыларына, производствода укыту мастерларына ел саен 690 мең сум күләмендә 10 грант булдырылган иде. Быел грантлар саны 20гә кадәр арттырылды.— Без иң яхшы укытучыларга һәм производствода укыту мастерларына грант ярдәме күрсәттек, аларга 690 меңәр сум акча бүлеп бирдек. Талантлы студентлар өчен стипендияләр саны һәм күләме дә артты. Хәзер ул 5000 сум тәшкил итә, — дип белдерде Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.Агымдагы елның 1 сентябреннән сәләтләрен күрсәткән һәм уку һәм фәнни эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән Башкортстан Башлыгы стипендиатлары 5000 сум күләмендә стипендия алачак. Узган елда түләү суммасы 2300 сум тәшкил итте, шул ук елның маенда стипендияләр суммасы да арттырылган. Моннан тыш, узган елның маеннан 150 укучы Башкортстан Башлыгы стипендиясен ала башлады, элегрәк бу мөмкинлектән 107 стипендиат файдалана алган.Моннан тыш, узган елның 1 сентябреннән Башкортстанда квалификацияле эшчеләр, хезмәткәрләр ә