Андрей Назаров ассызыклаганча, соңгы вакытта дәүләт-хосусый партнерлык механизмнары актив рәвештә кертелә. - Дәүләт-хосусый партнерлык өлкәсендәге проектларны киңәйтәбез. Үткән ел нәтиҗәләре буенча алар инде 60 булды. Ә инвестицияләр күләме 90 миллиард сум тәшкил итте, - диде Хөкүмәт Рәисе. Докладта билгеләп үтелгәнчә, актив үсеш сәнәгать инфраструктурасында да бар. Башкортстан индустриаль парклар һәм технопарклар саны буенча төбәкләрнең беренче өчлегенә керә. "Хәзерге вакытта дәүләти-хосусый партнерлык кысаларында тагын 10 индустриаль парк төзиячәкбез", - дип искәртте Андрей Назаров. Дәүләти-хосусый партнерлык механизмнары турында тулырак мәгълүмат белән Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов чыгыш ясады. "Бүгенге көндә тагын 10 миллиард сумнан артык суммага биш инициатива карала. Ике ел эчендә республика мондый проектлар санын һәм инвестицияләр күләмен икеләтә арттырды диярлек. Узга