Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

БДПУ Кыргызстанда урыс телен өйрәтү буенча үзәкләр ача

Бүген Русиядә урыс теленең әһәмияте стратегик әһәмияткә ия. БДБ дәүләтләрен уртак зур тарих бәйли, һәм нәкъ менә шуңа күрә урыс теле Бердәмлек илләрендә милләтара аралашуның төп чарасы позицияләрен саклап калган. Урыс теле - фән, мәдәният, хезмәттәшлек һәм халыклар арасында аралашуның универсаль чарасы. Аны үстерү чараларын үткәрүгә грантны Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгыннан Акмулла исемендәге БДПУ алды. Конкурска барлыгы 62 гариза бирелгән булган, 26 югары уку йорты грант алган. - Безнең университет ике ел дәвамында Кыргызстан Республикасында урыс телен өйрәтү һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә проект эшчәнлеген алып баручы терәк югары уку йорты булып тора, - дип билгеләп үтте Акмулла исемендәге БДПУ ректоры, Ж. Баласагын исемендәге Кыргызстан дәүләт университетының мактаулы профессоры Салават Сәгыйтов. - Университет Русия Мәгариф министрлыгыннан алачак акчалар ачык белем бирү һәм урыс телен өйрәтү үзәкләрен булдыруга юнәлтеләчәк. Соңгы ике елда университет белгечләре тарафыннан зур аналитик һәм мониторинг эше башкарылган. Русия һәм Кыргызстанның белем стандартлары чагыштырылган, инфраструктура, демографик мәгълүматлар анализланган. Күптән түгел БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов һәм Кыргызстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Кыргызстан мәгариф академиясе президенты Нәзирә Дүшәева мәгариф, фән, мәгариф программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандумны имзаладылар.