Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

WorldFood Istambul безне чакыра!

- Узган ел нәтиҗәләре буенча Төркия Башкортстанның сәүдә партнерлары арасында 5,6 процент күрсәткече белән 6нчы урынны алып тора. Башкортстан белән Төркия арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше, 2021 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 37,6 процентка арткан. WorldFood Istambul күргәзмәсендә катнашу безнең предприятиеләргә Төркия партнерлары белән тыгыз элемтәләр урнаштырырга, аларны продукция белән таныштырырга һәм, перспективада, экспорт контрактлары төзергә ярдәм итәчәк, - дип билгеләде Маргарита Болычева. Күргәзмә 2023-24 еллардагы Халыкара чаралар исемлегенә керә, анда катнашуга чыгымнар «Русия экспорт үзәге» җәмгыяте тарафыннан бирелгән субсидия чаралары исәбеннән финанс яктан тәэмин ителергә тиеш. Финанс ярдәме түбәндәге чыгымнарга бирелергә тиеш:җиһазландырылмаган күргәзмә мәйданын арендалауга (МСП һәм МСП булмаганнар өчен - 100%);аны җиһазландыруга (МСП өчен - 80%ка кадәр, МСП булмаганнар өчен - 50%ка кадәр);анда күргәзмә үрнәкләрен китерүгә (МСП өчен - 80%ка кадәр, МСП булмаганнарга - 50%ка кадәр). Гаризалар 9 майга кадәр кабул ителә.