Премьер-министр ассызыклаганча, ташламалы категория гражданнарның торак шартларын яхшыртуда Башкортстан алга киткән.- Без финанслауны күп тапкыр арттырдык. Дүрт ел эчендә 12 млрд сумга якын. 41 425 кеше турыдан-туры торак белән тәэмин ителгән (ятим балалар һәм инвалидлар), яки аны сатып алу өчен сертификатлар алган (күпбалалы һәм яшь гаиләләр, сугыш ветераннары, мәҗбүри күченүчеләр, беренче бала туганда), - диде Андрей Назаров.Алданган өлешчеләрнең проблемасын хәл итү буенча Башкортстан иң күп гражданнарның хокукы тергезелгән төбәкләрнең беренче бишлегенә керде.- Соңгы дүрт елда 7 842 өлешченең хокукы тергезелде. Проблемалы объектлар реестрыннан 117 йорт чыгарылды, аларның күпчелеге былтыр, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.Төбәктә актив эш алып барыла торган тагын бер юнәлеш – 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган торак фондыннан гражданнарны күчерү.- Дүрт ел эчендә без авария хәлендәге 86 мең квадрат метр торактан 7 меңгә якын кешене күчердек. Бу максатларга 1,7