Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Сәламәтлек саклауга 104 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән

"Росстат" мәгълүматлары буенча, төбәктә гомер озынлыгы, уртача Русия күрсәткечләреннән артып, 73,01 ел тәшкил итә.Республика Хөкүмәте медицина ярдәме күрсәтүнең уңайлылыгын һәм сыйфатын арттыруга, гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга, сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга, республиканың медицина кадрларына ихтыяҗын тәэмин итүгә, мәгълүмати һәм телемедицина технологияләрен үстерүгә юнәлтелгән зур эш алып бара. - Сәламәтлек саклауны үстерүгә 104 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Соңгы өч елда 11 эре медицина объекты төзелде. Алар арасында дүрт йогышлы авырулар госпитале бар. Пандемия вакытында алар безнең ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерде. 43 меңнән артык кеше дәваланды. Бу коры статистика артында конкрет кешеләр, реаль коткарылган кеше гомерләре тора, - дип билгеләп үтте Премьер-министр Андрей Назаров. 2022 елда халык арасында үлем кимегән. 2021 ел белән чагыштырганда үлүчеләр саны 17550 кешегә, яки 26,4 процентка кимегән. Үлемнең кимүе аның барлык төп сәбәпләре буенча теркәлгән. Мәсәлән, кан әйләнеше системасы авыруларыннан күрсәткеч 21,6 процентка, яман шешләрдән 1,1 процентка, тышкы сәбәпләрдән 13,1 процентка кимегән. Сабыйлар үлеме күрсәткече 25,3 процентка кимегән һәм 1000 тере туган балага 4,2 тәшкил иткән. - Республиканың сәламәтлек саклау тармагын үстерүнең төп юнәлеше — кешеләрнең сәламәтлек дәрәҗәсен һәм халыкның медицина ярдәменнән канәгатьлеген арттыру максатында медицина профилактикасы өстенлеге белән беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү. Авыруларны кисәтү һәм халыкның үлем дәрәҗәсен киметү чараларының берсе булып өлкән яшьтәге халыкның билгеле бер төркемнәрен профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлау чаралары тора. Узган ел 1 285 387 кеше тикшерелгән. 359 меңнән артык кеше тирәнтен диспансерлау узган, - дип хәбәр итте Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/20555/