Анда мәктәп укучылары, студентлар һәм үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр катнаша ала. Ике сылтама буенча теркәлергә мөмкин: берсе - мәктәп укучылары, икенчесе - калганнар өчен.Чакыру этабының иҗади биремнәре мәктәп фәннәре (математика, физика, җәмгыять белеме һәм хокук) белемнәрнең финанс мониторингы өлкәсендә катлаулы мәсьәләләрне чишкәндә ничек кулланылуын күрсәтә. Биремнәрне чишүнең тәкъдим ителгән вакыты - ике сәгать, әмма тест системасына керү тест башланганнан соң бер тәүлек эчендә ачык булачак.Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен чакыру этабы, Халыкара олимпиаданың алдан (югары уку йорты) этабына әзерлек буларак, 8-10 сыйныф укучылары һәм студентлар өчен 17 апрельдә старт ала. "Чакыру этабы – финанс хәвефсезлеге өлкәсендәге белемнәрегезне сынап карау өчен бик яхшы мөмкинлек. Без, актив онлайн кулланучылар буларак, еш кына төрле хәвефләр белән очрашабыз. Теге яки бу хәлдә үзеңне ничек тотарга, шәхси мәгълүматларыңны, финансыңны ничек сакларга икәнлеген белү һәркемгә кирәк. Бире