- Әлеге видеоинструкция - потенциаль инвесторлар өчен уңайлы шартлар булдыруга тагын бер адым. Вакытны экономияләү өчен без анда Башкортстанның инвестицион картасы ярдәмендә ирекле мәйданчык сайлаганда очраша торган барлык нечкәлекләрне билгеләдек, - дип билгеләп үтте Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Әгәр инвесторны андагы мәйданчык кызыксындырса, яки инвестпроектны гамәлгә ашыру буенча сораулары туса, ул кире элемтә өчен форманы тутырырга яки Үсеш корпорациясе сайтында күрсәтелгән ярдәмнең "кайнар линия"сенә шалтырата ала. Безнең белгечләр барлык сорауларга җавап бирәчәк. Исегезгә төшерәбез, инвестиция картасында инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы, территориаль планлаштыру, төбәктә гамәлдә булган тарифлар, ярдәм чаралары, шулай ук тәгаен локациядә проектны гамәлгә ашыруның максатка ярашлылыгын бәяләү өчен кирәкле башка файдалы мәгълүмат бар. Туры килә торган мәйданчык турында тулырак мәгълүматлар белән мәгълүмати карточкада бастырылган инвестмәйданчык паспортында танышырга мөмкин. Шулай ук, мәйданчыкны визуаль карау өчен виртуаль турга күчү мөмкинлеге бар.