Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Кино төшерүчеләрне көтәләр!

Быел проект яшь буынны тәрбияләүдә һәм формалаштыруда педагогик хезмәткәрләр һәм остазлар роленә багышланган.Катнашуга һәвәскәр авторлар, авторлык коллективлары (шул исәптән өлкән педагоглар, ата-аналар катнашлыгында, аларның саны коллектив составында 2 кешедән артмаска тиеш) Башкортстан Республикасы территориясендә яшәүче гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасыннан чакырыла.Фестивальгә түбәндәге номинацияләр буенча эшләр кабул ителә: кыска метражлы фильм, документаль фильм, мультипликацион фильм, музыкаль клип, социаль ролик.Кинофестиваль берничә этапта үткәрелә: 10 апрельдән 11 сентябрьгә кадәр гаризалар һәм эшләр кабул итү; 18-23 сентябрьдә кинофестиваль жюрие эше.Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында узучы әлеге проект балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади активлыгын үстерүгә, гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлтелгән.Фото: culture.bashkortostan.ru