- Башкортстанда эшнең социаль яктан әһәмиятле юнәлешләренең берсе газлаштыру булды. Газ 31 меңнән артык йорт биләмәләре чикләренә җиткерелде. Бу 94 процент тәшкил итә, шул ук вакытта уртача Русия дәрәҗәсе - нибары 67 процент. Челтәр газына 20 мең йорт тоташтырылды. 1428 торак пунктта 2,6 мең км. газүткәргеч төзелде. Былтыр өстәмә газлаштыру программасы тулысынча үтәлде, - дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.Башкортстан Башлыгының 2024 елга кадәр республика социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы указы нигезендә 90 процентка кадәр халыкны челтәр газы белән тәэмин итү каралган.- Газ кертүгә гариза бирү бик гади. Моны оештыру пунктларында, МФЦ бүлекчәләрендә, Бердәм газлаштыру операторы сайтында, "Дәүләт хезмәтләре" порталында эшләргә мөмкин. Гаризаны рәсмиләштергәндә мөрәҗәгать итүченең - физик берәмлекнең торак йорт милекчесе һәм җир участогы милекчесе булуы, ә газ куллануның коммерция максатлары белән бәйле булмавы мөһим, - дип ассызыклады Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.Фото: pravitelstvorb.ru
Башкортстанда 1428 торак пунктта 2,6 мең километр газүткәргеч төзелгән
5 апреля 20235 апр 2023
~1 мин