Коләхмәтовлар гаиләсе бик күңелле итеп гендер-пати уздырган һәм социаль челтәрдә видео урнаштырган. Анда күренүенчә, Илнур хатыны һәм уллары белән парк юлыннан китеп бара. Бер мизгелдә Илнур кулындагы уенчык тупны тибеп җибәрә. Туп эченнән зәңгәр төтен сибелә.«Тиздән бишәү булачакбыз. Футбол командасы! Яратам!» – дип язган Илнур. Ышанырсың да - төтен ал түгел, зәңгәр бит!«Чынлап диге-ен? А-а-а! Котлыйм!» – дип язган Илсөя Бәдретдинова. Котлаучылар да күп булган.Илнур - безнең Учалы районының Кәрим авылы егете, ә хәләле Айгөл - Түбән Камадан, биюче.Булачак өч малай әтисе иҗат юлыннан да җитез адымнар белән атлый. Аның башында ук Илнурны Салават Фәтхетдинов күреп ала.Уфада гимназия тамамлагач, югары уку йортында укырга дип Казанга килгән ул. Нәфис сүз, жыр, бию, төрле уен коралларында уйнап имтихан биргән. Аннан соң Салават Фәтхетдинов үзенең концерт программасында чыгыш ясарга тәкъдим иткән. Беренче курс алдыннан август аенда Илнур 25 көн буена Салават концертларында катнашкан.Бер ел “С