Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Һәрвакыт кирәкле кеше булды”

Урал Бакиров 1933 елның 7 апрелендә ул вакыттагы Йомагуҗа (хәзерге Күгәрчен) районының Ходайбирде авылында туган. 1941-48 елларда шул ук райондагы Аптрак тулы булмаган урта мәктәбендә укыган. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соңК. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында “математика” белгечлеге буенча белем алган. Институтны тәмамлагач, 1955 елда Йомагуҗа рай­онының Подгорновка урта мәктәбенә эшкә җибәрелгән.1956 елда комсомолның Йома­гуҗа район комитетының беренче секретаре итеп сайлана, ә 1959 елда Башкортстан өлкә комсомолы секретаре итеп тәкъдим ителә. ВЛКСМның XIV съезды делегаты. “Һәрвакыт киеренке эштә, һәр­вакыт республикадагы сәяси тормыш үзә­гендә – ул беркайчан да арымый, беркайчан да ял итми иде, һәрвакыт кирәкле кеше булды. Хрущевның “җепшеклек чоры” белән туры килгән комсомол яшьле­геннән башлап, теләсә кайсы чорда кирәкле. Аны, үзенең беренче укытучы елын туган Күгәрчен районы урта мәктәбендә тәмам­лаучыны, ул вакытта ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Ә өч елдан соң ул комсомолның өлкә комитеты секретаре була. Бу юлларның авторына аны тәүге тап­кыр республиканың яшь иҗади интеллигенциясе җыелышларының бер­сендә күрергә туры килде, анда башлангыч әдәбиятчылар, рәс­самнар эш­ләре турында сүз барды. Иҗади берлекләр вәкилләре – абруйлы язучылар һәм рәссамнар чыгыш ясады, алар нигездә кече коллегаларының эшләре турында яхшы фикерләр әйтте, залда җылы атмосфера хөкем сөрде. Кинәт трибунага комсомол значогы таккан озын булмаган яшь кеше күтәрелде һәм бер танылган яшь шагыйрьне шигырь төзелешенең формалистик алымнары белән артык мавыгуы өчен кискен тәнкыйтьли башлады. Ул моңа мисаллар китерде, зал­да көлү яңгырады. Моннан тыш, үз иҗатының эчтәлегенә түгел, ә формасына өстенлек биргән бу шагыйрь, чыгыш ясаучы сүзләре буенча, абстракционист рәссамнарның иҗатын актив пропагандалый, аларның “шедеврларын” җыя һәм алар белән сату итәргә тырыша, танышларына көчләп тага.Зал яшь ораторны игътибар белән тыңлады. Трибунада профессиональ тәнкыйтьче, әдәбият һәм сәнгать белгече булмаса да, әдә­биятта һәм гомумән рәсем сәнгате өлкәсендә бик оста фикер йөрткән һәм, шулай ук, җыелышта катна­шучыларның иҗаты белән таныш кеше басып тора. Ул комсомол өлкә ко­митетының идеология буенча секретаре Урал Бакиров иде”, – дип язган журналист Александр Зиновьев моннан берничә ел элек. Урал Бакиров 1967-70 елларда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясе аспирантурасында укый, “философия фәннәре кандидаты” гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1991 елдан – БАССР Югары Советы Аппаратында, 1994 елдан Башкортстан Президенты ярдәмчесе. Хәзерге вакытта үзләрен җәм­гыятьнең демократик көчләренә кертүче кешеләр тырышлыгы белән узган еллардагы партия хезмәт­кәренең тискәре образы барлыкка килде. Кагыйдә буларак, аларны катгый характерлы һәм каршы килгәнне яратмаган, берәр нәрсәне тыю һәм кемнедер каядыр кертмәү турында гына уйлаган кешеләр итеп сурәтлиләр. Чынлыкта исә бу алай түгел. Ә инде Урал Бакировка карата бигрәк тә. Аның белән эшлекле элемтәләре турында 1980-82 елларда “Ленинец” республика яшьләр гәзите мөхәррире булып эшләгән “Башкорт энциклопедиясе” фәнни нәшрияты директоры Уелдан Сәитов менә ниләр сөйли:“Вак характердагы тәнкыйди мәка­ләләрдән тыш, безнең гәзит бит­ләрендә ул чорда иң кискен социаль проблемаларга багышланган аналитик материаллар да пәйда булды. Ул вакытта республиканың киңкүләм мәгълүмат чаралары белән турыдан-туры Урал Бакиров җитәк­челегендәге һәм Таһир Ахунҗанов күзәткән бүлек җитәкчелек итә иде. Әмма без, журналистлар, алардан мондый мәкаләләр турында бер генә шелтә дә ишетмәдек, киресенчә, рәсми булмаган хуплауны сиздек. Ул вакытта журналистлар һәм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре мондый гамәлләр өчен түгел, ә ачыктан-ачык ялкаулык һәм тупас хаталар өчен каты җәза­ланды”. Партия өлкә комитетының Урал Бакиров җитәкчелегендәге пропаганда һәм агитация бүлеге матбугат өчен кадрлар үстерә һәм тәрбияли. Эшче, авыл хәбәрчеләре хәрәкәтенә зур игътибар бирелә, даими рәвештә аларның республика съезды үткә­релә. Аның идеологик эш тәҗрибәсе Советлар Союзы таркалгач та кирәк була. Республика Президенты Мортаза Рәхи­мов Урал Насыйр улын үз ярдәмчесе итеп чакыра, һәм ун елдан артык ул Президент Хакимияте эшендә пропаганда-идеологик юнә­лешне билгеләүче һәм алып баручыларның берсе булып торды. Башкортстанның атказанган мәдә­ният хезмәткәре, беренче класслы баш дәүләт киңәшчесе, тарих фәннәре кандидаты, Русия һәм Башкортстан Республикасы Журна­лист­лар берлеге әгъзасы Урал Бакиров аны белүчеләр күңелендә ярдәмчел, эчкерсез, үзенең ныклы позициясе бул­ган, аны кешеләргә җиткерә белгән гаярь, намуслы кеше булып калды. Аксакалны туган көне белән котлап, сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз.