Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Су басканда нишләргә?

Рәсми чыганакларда быел язгы ташкынның шактый көчле булачагын искәртүче хәбәрләр бар, ни өчен дигәндә, кышын явым-төшем мул булды, кар сулары да шуңа бәрабәр көтелә. Синоптиклар да апрель башында көннәрнең кискен җылытачагын фаразлый, ә бу елгаларда бозның иртәрәк кузгалуына китерәчәк. Кыскасы, язгы ташкынны ныклы әзерлектә каршы алу хәерле. Читләп үтәр, дип тынычланма “Бурдан кала – уттан калмый”, дигән әйтем бар. Су белән дә шулай, чөнки язгы ташкын бик тә мәкерле – көтмәгәндә су басса, зыяны зур була. Шуны да истән чыгармаска кирәк – яңгырлар көчәйсә, су басуның икенче дулкыны да килергә мөмкин. Авыл җирендә ташкынга әзерлекне исә ихатадагы агымсу юлларын ачудан башлау мөһим. Кар эреп, суы китә торсын. Йорт, абзар-кураның нигез тирәләрен кардан арындыру да мотлак. Кар базларына да кагыла бу. Һәрхәлдә, элекке елларда су басмады, дип тынычланырга ярамый. Кар суы ихатага керү куркынычы шактый озак саклана бит. Шәхси документларны, шул исәптән, финанс кәгазьләрен, банк килешүләрен саклау чаралары да күрелергә тиеш. Алмаш кием-салым, көндәлек гигиена әйберләре, дарулар запасы туплап кую да әйбәт. Милкеңне сакла Гадәттән тыш хезмәтләр ташкын ихтималы турында хәбәр итү белән кыйммәтле кирәк-яракны, шул исәптән, көнкүреш техникасын, телерадио аппаратураны, мебельне биегрәк, ягъни су җитмәслек урыннарга күчерү мөһим. Йортта өстәлләр әзерләп куярга кирәк, азык-төлекне шунда калдырырга мөмкин. Подвалдагы әйберләрне дә ышанычлырак урынга урнаштыру сорала. Ташкын сулары нык күтәрелмәсә, мал-туарны абзарда калдырып торырга була, кош-корт өчен исә кетәклекләр әзерләргә кирәк. Йорт хайваннарыннан этләр һәм песиләр турында хәстәрлекне онытмагыз. Эвакуация режимы кертелмәгән очракта, хуҗаларга вакытлыча йортта калырга рөхсәт ителә, куркыныч туу белән малларны хәвефсез урынга күчерергә мөмкин. Бәладән котылгач Ташкын басылып, су азая башлагач, рәсми вәкаләтле органнарның йортыгызга кайтуга рөхсәт бирүен көтәргә кирәк. Ашыгырга ярамый. Кайту белән тиз генә өйгә керү дә киңәш ителми, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәп, биналарны тикшереп чыгыгыз. Йортны калдырып киткәнгә күп вакыт узмаса да, монда вак-төяккә урын юк. Иң мөһиме – нигез зарарланмаганмы, стеналарга, бигрәк тә йорт түбәсенә зыян килмәгәнме? Электр челтәрләренә, газ корылмаларына аеруча нык игътибар итәргә кирәк. Йорт бүлмәләрен, абзар-кураларны җилләтеп алу мотлак, аннан соң гына эчкә үтегез. Бүлмәләргә су кермәсә дә, йорт эчен чистартмыйча булмый, чөнки агымсу төрле зарарлы матдәләр кертә. Өйгә су кергән очракта, аны тиз арада суыртып алу кирәк. Аннары инде бинаны киптерү хәстәре башлана. Су кергән абзарларга, мунчага да кагыла бу. Мал-туарны, мәсәлән, тиз арада ачык урынга чыгару таләп ителә, югыйсә, салкын су буыннарына зыян китерер. Берникадәр йөртеп алу да максатка ярашлы, аннары инде күп итеп печән салу әйбәт, әмма фураж бирмәгез – аксымлы азык буынга төшә. Мунча-келәтләрне дә ишекләрен ачып куеп җилләтәләр. Киптерүне тизләтү максатында ачык ут, газ ягулыгы куллану катгый тыела. Тышкы базга су төшсә, анда тупланган азык-төлекне, яшелчәләрне тиз арада чыгару мөһим, зарарланганда аларны куллану шулай ук тыела. Эвакуация башланса Хәл-шартлар начарланып, гадәттән тыш чаралар килеп чыгу белән эвакуация игълан ителәчәк. Моңа бик җитди карарга кирәк, чөнки гомерләр куркыныч астына куела. Иң мөһим документларны үзегез белән алыгыз, берничә көнлек запас ризык һәм су да булсын. Йортны янә бер тикшереп чыгып, электр корылмаларын сүндерегез, су һәм газ приборларын ябыгыз. Янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча чаралар күрү аеруча мөһим. Су басу янаган төбәкне калдыру оешкан төстә башкарыла, шуңа да күршеләр белән бер тирәдәрәк булырга кирәк. Уңайлырак урын тапсагыз да, аерылып китү киңәш ителми. Шул ук вакытта, йортыгыз янындарак урнашу барыбер отышлырак. Мөмкинлек килеп чыкса, калку урын сайлап, шунда урнашыгыз. Йортыгызны күзәтеп торырга да уңайлырак булачак. Ташкын вакытында су үзенең агышын кискен үзгәртергә мөмкин, шуңа да аңа бик ышанырга ярамый. Мондый очракта су юлыннан читтәрәк булу киңәш ителә. Машинада барганда ташкынны кичеп чыга күрмәгез, чөнки биредә чокырлар булырга мөмкин, ә моның зур куркыныч белән янавы көн кебек ачык. Куркыныч янаганда Язгы ташкын чорында елга-күлләр тирәсендә йөрмәвең әйбәт, чөнки бәлага таруың бар. Әмма суга бата башласаң, нишләргә? Мәсәлән, боз ватылып, суга килеп төштең, ди... Мондый чакта иң куркынычы – каушап калу. Тынычланыгыз, кулларны ике якка сузып, бозга таяныгыз. Аннары инде бер аякны сузып, гәүдәне бору кирәк. Икенче аяк та бозга таяну белән, боз өстенә тәгәрәп китү зарур. Кискен хәрәкәтләр ясамый гына куркыныч урыннан читкәрәк китегез, аннары инде торып басарга да була. Суга батучыга тап булсагыз, тәүдә аңа сүз кушу хәерле, ул берникадәр тынычланачак. Ярдәм итү өчен шарф, бау кисәге яисә каешыгызны файдаланырга була. Бер очын аңа сузып, акрын гына тарта башлагыз. Судан тартып чыгаргач, хәлен белешегез, аңын югалткан очракта, ясалма сулыш алдыру чарасын күрегез, массаж ясагыз. Аннары инде зыян күрүчене дәваханәга озату мотлак. Зыянны исәпләр чак Су басу тоташ авыл яисә төбәк дәрәҗәсендә булып, гадәттән тыш хәлгә тиңләштерелсә, язгы ташкыннан зыян күрүчеләр матди һәм акчалата ярдәмгә исәп тота ала. Әйткәндәй, бездә бу шактый бәхәсле, чөнки әлеге очракта төп мәсьәлә итеп милекнең страховкалануы куела. Хәер, андый чакта да зыянны каплаттыру артыннан байтак йөрергә кирәк булачак. Шуңа да карамастан, үз хокук­ларыңны яклау һәркемнең үзеннән тора. Ташкын салган зыянны каплау урындагы власть органнарына йөк­ләтелгән. Түләүләргә дәгъва иткәндә, зыян күргән һәр йорт махсус комиссия тарафыннан җентекле тикшерү үтә. Моңа әзер торыгыз. Акт төзелеп, китерелгән зыян күләме ачыкланганда, документларны тикшереп чыгыгыз, сораулар туган очракта исә, дәгъ­валарыгызны анык итеп белдерегез. Акт­ларның күчермәсен бирүне таләп итүнең һич гаебе юк. Актның төп нөсхәсен фотога төшереп алыгыз, кем әйтмешли, бәхәскә урын калмасын. Зыян өчен түләнүче компенсация күләме йортта яшәүче кешеләр санына да бәйле булырга мөмкин, шуңа да торакта теркәлгән һәркем мотлак рәвештә актка кертелә. Бу җәһәттән бик мөһим янә бер мәсьәлә – йорт хуҗалыгындагы һәр бина махсус дәүләт теркәве үткән булырга тиеш. Әлеге кагыйдәләр үтәлгән чакта гына зыянны каплатуга ирешә алачаксыз.