Чара ике көн “Торатау” Конгресс-холлында уза һәм ул "Педагог һәм остаз елы"на багышлана.Форумның беренче көне кысаларында сигез дискуссия мәйданчыгы эшләде. Чарада катнашучылар сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү, педагогларны аттестацияләү системасына үзгәрешләр кертү, яңа белем бирү программалары һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә идарә мәсьәләләре буенча фикер алышты.“Мәгарифтә күтәрелеш!” форумының бер секциясендә педагоглар һәм экспертлар Башкортстанның мәгариф оешмаларында бердәм тәрбия киңлеге турында фикер алышты. Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем һәм тәрбия бүлеге җитәкчесе Лира Терегулова билгеләп үткәнчә, Башкортстанда тәрбия эшенең төп юнәлешләрен билгеләгән Тәрбия стратегиясе гамәлгә ашырыла."Узган елның мөһим проектларының берсе — Башкортстанда Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәтен булдыру. Быел "Движение первых" хәрәкәтенә өч меңнән артык укучыбыз кушылды", — диде Лира Терегулова.“Балачак навигаторлары” проектының координаторы Елена Трегубова балаларны тәрби