Владимир Путин илнең Иҗтимагый палатасының яңа составының Президент квотасы буенча 40 әгъзасын раслады. Дәүләт башлыгы тиешле указга кул куйды. Ул рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.Русия Иҗтимагый палатасының яңа составына Президент параспортчы, блогер, Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча совет әгъзасы Рөстәм Нәбиевны керткән.Русия Иҗтимагый палатасы составының вәкаләтләре вакыты өч ел, саны 168 әгъза тәшкил итә (40 - Президент квотасы буенча, 85 төбәкнең иҗтимагый палаталарыннан - берәр, 43 - гомумрусия иҗтимагый берләшмәләреннән). Рөстәмгә уңышлар телибез, армый-талмый эшләргә язсын! фотто: социаль челтәрләрдән.