“Тормышымда бик авыр вакытлар булганда минем инде бу дөньяда яшисем килми башлаган иде, – дип яза Интернетта Марина исемле хатынкай. – Сәбәпләрен язып тормыйм, ләкин ул чакта бик нык үләсем килде. Йокларга ятам да Ходайдан үтенеп сорыйм: “Мине үз яныңа алсана! Болай яшәргә башкача көчем калмады!” – дип ялварам. Ләкин Ул мине алмады...Төш күрәм. Гайшә исемле инде мәрхүмә күрше әбекәй (әти-әниләр эштә чакта ул мине карап, күз-колак булып тора иде), очрашуга бик шатланып, мине кочаклап ала, минем белән нәрсә булуы турында сораштыра. Мин барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирәм. Ул мине бик кызгана да: “Әйдә, монда ничек икәнлеген кара!” – ди.Бик озын коридорны күрсәтә, аның ике ягында да кечкенә генә бүлмәләр тезелеп киткән, шуларның берсе аныкы. Мөселманнарны кабернең ләхетендә җирлиләр, анда кысык, салкын һәм уңайсыз булса да, минем шунда ятып торып ял итәсем килде. “Сиңа монда ярамый, сезнең урын башка җирдә (христианнарның зираты аерым), – ди Гайшә әби. – Ләкин, Мариночка, зинһар, ашыкма,