Республикада иң мөһим программаларның берсе – «Башкортстан ихаталары» уңышлы тормышка ашырыла. Быел әлеге программа кысаларында 30 муниципалитетта 206 ихата территориясе төзекләндереләчәк. Агымдагы ел программасы бюджеты 200 млн сумга арттырылды һәм 1 млрд 200 млн сум тәшкил итте.Быел яңартылган ишегалларында заманча җиһазлар, балалар һәм спорт уеннары өчен төзекләндерелгән мәйданчыклар, өстәмә яктырту һәм видеокүзәтү, иркен парковкалар һәм юллар барлыкка киләчәк.- Республика Башлыгы башлангычы белән башланган «Башкортстан ихаталары» программасын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Ул уникаль проект барышында соңгы дүрт елда 1 меңнән артык ишегалды төзекләндерелде, алар 2 меңгә якын күпфатирлы йортны берләштерә. 843 балалар һәм спорт мәйданчыгы булдырылган. 35 мең парковка урыны төзелгән һәм ремонтланган. Республика бюджетыннан 5 миллиард сумнан артык акча салынган, – диде Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.Быел аерым игътибар бирелә торган тагын бер юнәлеш – тышкы яктырту системаларын яхшырту. Беренче чиратта сүз социаль инфраструктура объектлары турында бара.- Быел торак-коммуналь комплекс өлкәсендә безнең алда бик күп бурычлар тора. Республика Башлыгы кушуы буенча торак пунктларның тышкы яктырту системаларын яхшырту программасын яңартачакбыз. Бюджетта 200 миллион сум каралган. 2,7 меңнән артык терәк багана һәм яктырткыч урнаштырылачак. Иң беренче чиратта төп социаль объектларга керү юлларын яктыртачакбыз. Ике ел эчендә 435 километр челтәрне алмаштырачакбыз. Бу максатларга 6 миллиард сумга якын акча каралган, - дип белдерде Андрей Назаров. фото: bash.news