Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Аксаков бакчасы реконструкцияләнә

— Мондый карар узган күчмә киңәшмәдә кабул ителде. Территориягә керү ремонт эшләре тәмамланганчы тулысынча ябылачак, - диләр Уфа хакимиятенең матбугат хезмәтендә. План буенча парк функциональ зоналарга бүленәчәк. Биредә тарихи аллея, күл буе, әдәби кунак бүлмәсе, вакыйгалар һәм балалар мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Шулай ук белгечләр кечкенә архитектура формаларын урнаштырачак, тышкы яктыртуны яңартачак, юл япмасын алмаштырачак, авария хәлендәге карт агачлар урынына яшьрәкләрен, шулай ук өстәмә агачлар һәм чәчәк атучы куаклар утыртачак. Эшләрне быел сентябрь ахырында тәмамлау планлаштырыла.«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының төп бурычларының берсе — шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру. Фото: “https://bash.news/”