Уфада быел Киров районының Караидел микрорайонында Онежская урамы, 1 адресы буенча балалар бакчасы төзелә башлады. Узган гасыр ахырына кадәр бу урында 32нче мәктәп урнашкан иде, аннары бинаны Башкортстан физкультура һәм спорт институтына бирделәр. 2019 елда аны сүтәләр, ул вакытта ук бу урында балалар бакчасы төзү планлаштырыла.Проектка финанслау күләме «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында бүлеп бирелгән һәм 278,1 млн. сум тәшкил итәчәк, төп сумма (259,7 млн. сум) федераль бюджеттан килгән, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә.Балалар бакчасы өч катлы, кирпечтән төзелгән, 240 урынга исәпләнгән. Биредә 10, шул исәптән, ике ясле төркеме булачак дип көтелә.Гыйнвардан төзелеш мәйданчыгында җир эшләре бара, төзүчеләр территорияне чистарта, нигезне сүтә һәм яңасын сала. Төзелешне ел ахырына тәмамлау планлаштырыла.