Метеорологлар һава торышының уртача температурасын һәм явым-төшем күләмен фаразлады. Башкортстанда яшәүчеләргә һава торышы аномалияләрен көтәргәме?“Башгидрометүзәк” белгечләре агымдагы елның апрель–сентябрь айларына һава торышы фаразын бирде. Климат мәгълүматлары буенча, төбәктә һава температурасы “күпьеллык уртача күрсәткечләр тирәсендә” көтелә. Шул ук вакытта метеорологлар фаразның төгәллеге 65-70 процент тәшкил итүе турында кисәтә.Нормадан тайпылышлар август аенда булырга мөмкин, дип белдерде синоптиклар. Әйтик, республиканың төньягында җәйнең соңгы ае гадәттәгедән җылырак булачак. Апрельдә һаваның уртача тәүлеклек температурасы +3,+6, майда — +11,+14, июньдә — +16,+19, июльдә — +17,+21, августта — +15,+19, сентябрьдә +9, +12 градус тәшкил итәчәк.Явым-төшем буенча нормадан тайпылышлар июнь һәм август айларында булырга мөмкин. Бу айларда республиканың көньягында һәм көньяк-көнчыгышында гадәттәгедән күбрәк яңгырлар көтелә.