Дәүләт думасына шундый закон проекты кертелгән.Гамәлдәге законнар буенча хәрби һәлак булган очракта бурычларын исәптән чыгаруга аның хатыны һәм балалары гына исәп тота иде.Хәзер бу ташлама ата-аналарга һәм уллыкка алучыларга да биреләчәк."Гамәлдәге законнар буенча, ата-ана "созаемщик" булган очракта, бурыч тулы күләмдә сызып ташланмый, ә алар җилкәсенә кала. Закондагы үзгәрешләр бу проблеманы хәл итәчәк - СВОда һәлак булган яугирнең (мобилизацияләнгәннәр дә, иреклеләр дә) кредиты гамәлдән чыгарылачак", - дип аңлата Федерация Советы вице-спикеры Андрей Турчак.Кредитларны хәрби беренче группа инвалидлык алган очракта да сызып ташлаячаклар, диелә закон проектына аңлатма язмасында.Фото: башинформ