Быел 21 мартка кадәр эшкуарлардан 235 гариза килгән, бу, узган елның шул ук чорындагыга караганда, 4 тапкыр күбрәк. Исегезгә төшерәбез, статусны раслау өчен документлар быел 1 июньгә кадәр, социаль предприятие статусын алу өчен шушы ел ахырына кадәр кабул ителә.- Социаль предприятие дип танылган әлеге субъектлар өчен төбәктә ярдәм чаралары булдырылган: болар - дәүләт яисә муниципаль милекне арендалау буенча ташламалы ставкалар, микрокредит программасы буенча минималь процент һәм, әлбәттә, грантлар. Быел мондый ярдәм алучылар даирәсе киңәйде, хәзер социаль предприятие статусы һәм барлык мөмкин булган ярдәмне ялланган хезмәткәрләре булмаган инвалид эшкуарлар да ала ала, - дип шәрехләде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.Социаль өлкәгә керергә әзер булган эшкуарлар саны елдан-ел арта. Бу эштә социаль бизнеска ярдәм итү чаралары мөһим роль уйный.Социаль предприятиеләр дәүләт яисә муниципаль милекне, шул исәптән 5 елга аренда хакы киметелгән биналарны арендалау, арендага алынган объектны сатып алуның өстенлекле хокукына өмет итә ала.Социаль предприятие буларак танылу турында документларны кабул итүне Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 95 йорт, 342нче каб. адресы буенча Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы башкара. Эш көннәрендә көн саен 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр, телефон: 8 (347) 218-08-26.Статус бирү процедурасы һәм документларны рәсмиләштерү буенча кирәкле консультацияне Социаль инновацияләр үзәгендә Уфа шәһәре, Карл Маркс урамы, 37/2 йорт, 3нче кат, 3нче бүлмәдә, «Минем бизнес» үзәге офисларында, яки «кайнар линия» телефоны буенча: +7 (347) 224-99-99) алырга мөмкин.