Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Азык-төлек сыйфатлы булсын өчен!

Методик киңәшләр түбәндәге сорауларга кагыла: ясалма түбән бәяләр барлыкка килгән очракта, сыйфатсыз продукция китерү, шулай ук претензион эш тәртибе. Мондый методик тәкъдимнәр Башкортстанда беренче тапкыр эшләнгән. - Язылган кабул итү тәртибе заказчылар өчен билгеле бер эш алгоритмы булып тора, аны үтәгәндә сыйфатсыз товар китерү фактлары минимальләштерелә. Икенче яктан, тәэмин итүче, тәкъдимнәрне кулланып, дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда ихтыяҗ булган продукцияне таба ала, - диде Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова. Дәүләт сатып алулары кысаларында азык-төлек продуктларын мәгариф, дәвалау, социаль һәм балаларны сәламәтләндерү учреждениеләре сатып ала. Методик тәкъдимнәр әзерләүнең максаты азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм хәвефсезлеген комплекслы тәэмин итү, шулай ук ялган продукция китерү мөмкинлеген минимальләштерү. Методик тәкъдимнәр Башкортстанның Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитетының рәсми сайтындагы "Методик рекомендацияләр" бүлегендә басылган, аны түбәндәге сылтама буенча карап була: Фото: pravitelstvorb.ru