Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Шәхси приютлар ярдәм алачак

— Шәхси хайваннар приютлары хуҗаларына дәүләт ярдәме күрсәтү мөмкинлеге билгеләнде, — дип хәбәр итте Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Тиешле дәүләт күзәтчелеге шартларында дәүләтнеке булмаган оешмалар тарафыннан хайваннарны карап-тоту эшчәнлеге, шундый ук дәүләт һәм муниципаль оешмалар эше белән чагыштырганда, күп кенә көндәшлек өстенлекләренә ия. Дәүләт ярдәме шәхси башлангыч үсешенә этәргеч бирәчәк. Шәхси эт приютлары системасы безнең шәһәрләр һәм авыллар урамнарында кешеләр хәвефсезлегенә куркыныч янаучы берәдәк хайваннар санын киметергә мөмкинлек бирер, дип ышанабыз. Закон нигезендә Башкортстан территориясендә төзелә торган хайваннар приютлары дәүләт, муниципаль, шулай ук шәхси булырга мөмкин. Хосусый приют хуҗаларына 2012 елның 11 июлендә кабул ителгән “Башкортстан Республикасында социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме турында” Законда каралган дәүләт ярдәме чаралары күрсәтелергә мөмкин. — Әлеге законны эшләү хуҗасыз этләрнең кешеләргә һөҗүм итү очраклары ешаю белән бәйле, — диде Константин Толкачев. — Бу безнең республика өчен генә актуаль түгел. Проблеманы комплекслы рәвештә федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк. Мондый эш алып барыла, әмма федераль законнарны үзгәртү – катлаулы һәм озайлы процесс, шуңа күрә без инде хәзер республика дәрәҗәсендә үз вәкаләтләребез чикләрендә чаралар күрәбез. Шәхси приютларга, шул исәптән мәгълүмати һәм методик ярдәм күрсәтү, шулай ук хайваннар өчен приютлар хезмәткәрләренә һәм волонтерларга өстәмә белем бирү өлкәсендә ярдәм итү — бу юнәлештәге мөһим адым. Закон рәсми басылып чыкканнан соң ун көн узгач үз көченә керәчәк.