— Беренче оештыру киңәшмәсе булды, — диде Константин Толкачев. — Катнашучылар даирәсе билгеләнде. Бүген буллинг проблемасы белән күпләр шөгыльләнә: Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, муниципаль мәгариф идарәләре һәм башка структуралар. Һәркемнең үз карашы бар, ләкин бердәмлек юк. Парламентның эшче төркеме үз өстенә координацияләү функциясен алачак. Беренче чиратта, фикерләр җыю, арытаба ниләр эшләргә кирәклеген аңлау зарур. Булган тәҗрибәдән чыгып, алга барачакбыз. Эшче төркемнең беренче утырышы 23 мартка билгеләнде. Шулай ук эшче төркемгә Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа Фән һәм технологияләр университеты, Республика ата-аналар советы, “Гаилә” республика ресурс үзәге, психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәкләре вәкилләре, мәктәп директорлары, фәнни даирә, судьялар берләшмәсе вәкилләре керде. — Балалар коллективларында бер-берсен эзәрлекләү темасы көн кадагыннан төшми, — диде Ко