Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Агросәнәгать форумында фермерлар да белем ала!

- Республикада гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыруның дүрт елы эчендә 233 яңа фермер хуҗалыгы төзелде, 12 меңнән артык консультация хезмәте күрсәтелде, кулланучылар кооперациясенә 7,8 меңнән артык катнашучы җәлеп ителде. Фермерлыкны үстерү - республика өчен мөһим фактор, узган ел йомгаклары буенча гына да төбәк фермерлары тарафыннан 36 процент ашлык, 24 процент шикәр чөгендере, 80 процент яшелчәләр, 12 процент сөт һәм 6 процент ит җитештерелгән, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Белем бирү интенсивында, шулай ук, бизнес өчен нәтиҗәле лизинг чишелешләре һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәмнең башка инструментлары турында сүз барды. Бу хакта төбәк министрлыгының кече хуҗалыкларны һәм кооперацияне үстерү бүлеге башлыгы Илмир Мөхәммәдьяров тулырак сөйләде. Аның сүзләренә караганда, төбәктә фермер хуҗалыклары эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү буенча федераль һәм төбәк программаларын берләштерү ярдәм итә. Ул ассызыклаганча, республика авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүнең уңышлы үрнәге булып тора. Республикада агымдагы елның 1 мартына 401 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы исәпләнә, аларда 8,7 меңнән артык пайчы эшли. Фото: pravitelstvorb.ru