Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Уфада да җир тетрәдеме?..

21 мартта, кичке вакытта, Уфаның 5 торак йортында сейсмик активлык теркәлгән. Бу хактагы мәгълүмат белән Уфа шәһәре Гражданнарны яклау идарәсе бүлеште. Ведомство мәгълүматы буенча, сейсмик характердагы күренешләр турындагы мәгълүматлар 21.56-22.05 сәгатьләрдә Дорофеев, 3/2, Комсомол, 27/3, Октябрь Проспекты, 18/3, Жуков, 17 һәм Россия, 163а урамнарында урнашкан йортларда булган. Югары катта яшәүчеләр җиһазларның, люстраларның селкенүен, аквариумнардагы суның болгануын күргән. - Югарыда күрсәтелгән адреслар буенча йортларда Уфаның УГЗ һәм УЖХ хезмәткәрләре булды. Визуаль карау бина эчендә инженерлык коммуникацияләренең төзексезлеген яисә конструкцияләрнең зарарлануын ачыкламаган, - дип хәбәр иттеләр Гражданнарны яклау идарәсендә. Мәгълүматларга караганда, сейсмик активлык Әфганстандагы җир тетрәү белән бәйле булган. Төгәл сәбәп экспертлар тарафыннан ачыкланачак. Фото: newsbash.ru