Әлеге чарада журналист һәм "Муса Гәрәев. Биеклектән - бөеклеккә" китабы авторы Зөһрә Исламова катнашты.Чара "Китап. Вакыт. Без" дип аталган Уфа балалар һәм үсмерләр китабы атналыгы-2023 кысаларында узды. "Герой көне" исеме астында узган очрашуга Уфаның 5нче лицееның бишенче сыйныф укучылары чакырулы иде.Журналист укучыларга "Кызыл таң" гәзите хакында сөйләде, балалар өчен чыгып килүче "Әллүки" журналы белән таныштырды. Мәктәп укучылары бу чара алдыннан "Муса Гәрәев. Биеклектән - бөеклеккә" китабының эчтәлеге белән алдан танышкан. Сыйныф сәгатендә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның биографиясе, сугыш чоры һәм тормышы хакында да укып, Интернет челтәрләре аша да мәгълүмат алган.Очрашу вакытында Зөһрә Исламова балаларга Муса Гәрәев хакында, аның биографиясе, тормышына кагылышлы кызыклы фактларны сөйләде. Очрашу җанлы аралашу форматында барып, Муса Гәрәев хакындагы кино, буклетлар күрсәтелде. Укучылар Зөһрә Исламовага журналист эше, китап язу серләре турында, шәхси тормышы хакын