Башкалада атна дәвамында тәҗрибәле, көчле мөгаллимнәрнең сынау мәйданчыгы булган “Башкортстанның ел укытучысы-2023” конкурсы ахырына якынлаша. Бүген педагоглар мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин катнашлыгында узган “Матбугат конференциясе”ндә педагогик осталыклары белән бүлеште.Биредә “Башкортстанның ел укытучысы”, “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Елның иң яшь укытучысы” бәйгеләрендә финалга чыккан бишәр педагог эрудициясен, иҗади сәләтен һәм белемен күрсәтте. Бу сынауда конкурсантларга мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, укытучылар, мәктәп директорлары һәм укучылар сорауларына җавап бирергә туры килде. Конкурсантларга видеоэлемтә аша “Русиянең ел укытучысы-2018” җиңүчесе Алихан Динаев, Мәскәүдән балалар язучысы Татьяна Рик, Русия Герое, космонавт Сергей Ревин, студентлар, балалар табибы Линар Саяпов сораулар юлладылар.Соңгы сынау ике этаптан торды. Аның беренче этабында министр Айбулат Хаҗин, быел бәй